Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева «Татарстан – Яңа гасыр» каналындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кызы Зөләйха турында сөйләде.
«Кызым мәктәпне тәмамлый бит. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәбез. Көн-төн укыйбыз. Мин көләм инде, бөтен эшләгән акча репетиторга китә, дип. Информатиканы ярата, шул юнәлештә укырга керергә җыена. Бик тырышып әзерләнәбез. Төпле һөнәр була инде. Менә, кызым, тагын шундый һөнәрләр бар, дим. «Акчасы күпме?» – дип сорый. Башта үзеңне күрсәтергә кирәк, тиз генә зур акча бирмиләр, дим.