Ике ел элек шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенең сөйгән ярын очратып, аның белән никах укытуы хакында сөйләгән иде. Кызганыч, аның икенче гаилә тормышы да барып чыкмаган. Әлеге серен шагыйрәгә Илсөя Бәдретдинованың Казан концертында, очраклы рәвештә генә чишәргә туры килгән.
Ләйлә Дәүләтова җырчыга кызы җибәргән кечкенә намазлык алып килгән.