«Ярышлар күбрәк булсын иде»
Ярышта 120 дән артык бала көч сынашты. 19 команда җыелган иде (Казанның Авиатөзелеш районы, мәсәлән, 8 команда белән килгән, «Зилант» клубы көрәшчеләре дә бар иде. – Лилия Йосыпова). Кайбер тренерлар 35, 50 шәр бала алып килгән. Барысын да контрольдә тотып бетерергә дә кирәк. Әле тегесе, әле монысы көрәшкәндә, тренерлар бер келәмнән икенчесенә чабып кына йөрде. «Өлгереп җитеп булмый», - диләр. Яшүсмер көрәшчеләр үзләрен секундант вазыйфасында сынап карады. Килештерәләр.