Җәвит Шакировның улы Искәндәрнең (җырчы Искан) юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе турында хәбәр иткән идек.
«Артистның машинасы 3 машинаны эләктергән һәм ягулык салу станциясенең реклама щитына бәрелгән. Искәндәр һәм аның дусты Римма авыр хәлдә Алабуга хастаханәсенә китерелгән. Аларга операция ясаганнар, берничә тәүлек реанимациядә үткәргәннәр. Хәзер алар даими дәвалау палаталарында тернәкләнә», – дигән хәбәр чыккан иде.