Кукмара районы Ядегәр авылы кызы Фирүзә Бәшәрова махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган сөйгән егете Нияз Гыйльмановка атап шигырь язган. Аны «Хезмәт даны» газетасы «ВКонтакте» челтәрендә тәкъдим итә.
«Ак күбәләк керде төшләремә,
Килеп кунды көмеш йөзеккә.
Ап-ак иде аның канатлары,
Нур бөркелде әле, исемдә.
Канатларын салмак кына җилпеп,
Очып үтте өйнең түрләрен.
Әйләнепләр торды баш очында,
Җилкәсенә кунды әнкәңнең.
...