Казанда яшәүче аш-су блогеры Рәмзия Вәлиеваның бердәнбер кызы авырып киткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Эх, кызым. Иртән күз яшьләрен тыя алмады. 20 метр гына йөри ала бит, анысы да бик авырлык белән. Көне буе елап йөрдем бүген. Бүген кызымны алып чыктым. Нейрохирургка алып бардым. Тиз арада операция ясарга кирәк. «Авыр операция», – диделәр. Башкача булмый! Сез дә, дусларым, теләп торыгыз. Әлегә кызым өйдә, уколларны үзем ясап торам. Анализлар бирәсе бар», – дип өзгәләнә ана йөрәк парәсе өчен.