Белгородта мәктәптә укучы бер кыз декретка эш урыныннан чыгарга 10 минутка соңга кала. Ул Старый Оскол шәһәрендәге супермаркетка эшкә урнашырга килә. Эшкә алыр алдыннан узган әңгәмә вакытында ул бәдрәфкә чыгып керергә рөхсәт сорый. Бәдрәфкә чыгып китә һәм… шунда ир бала таба.
«SHOT» каналы язуынча, бу кызга 16 яшь, шуңа күрә аның исемен хәбәр итмиләр. Ул 9 ай буе авырлы булуын өйдәгеләреннән, әтисеннән, әбисеннән һәм хәтта әнисеннән дә яшереп йөргән. Кыз кибеткә әнисе белән килгән булган, ул, әби булуын ишеткәч, шаккаткан.