Алтай краеның Кош-Агач районында 15әр яшьлек ике кыз авариядә һәлак булган. Якынча белешмә буенча, әлеге авариядә 2 үсмер үлгән, тагын 4 бала имгәнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Авария 15 майга каршы төндә – 03.04 сәгатьтә була. Машина салонында 4 малай һәм 2 кыз утыра. Балалар бер авылдан икенчесенә таба «Honda Accord» машинасында барырга чыккан.
Алтай прокуратурасы белешмәсе буенча, йөртүче машина белән идарәсен югалта һәм юлдан чыгып китә, машина әйләнеп каплана.