Петербург полициясе хезмәткәрләре бик сәер һәм серле тарихның асылын ачыкларга тырыша. Кронштадтта яшәүче 43 яшьлек Константин, чын мәгънәсендә, үлеп терелгән. Бу хакта «Московский комсомолец» яза.
4 ай дәвамында Константин үлгәннәр исемлегендә була. Петербург зиратында аның исеме, туган, үлгән көннәре язылган кабер дә бар. Әмма ул исән булып чыга.
2019 елның 18 мартында 62 яшьлек Антонина Михайловна полициягә үзенең югалган улын эзләүләрен сорап мөрәҗәгать итә. «Костя юкка чыкты, шалтыратуларга җавап бирми.