Бүген кич җырчы, концертлар оештыручы, мәҗлесләр алып баручы Вилдамир Баһау (Вильдамир Бахау) вафат булды. Ул 7 шәһәр хастаханәсендә йөрәге тотып үлгән. Аны җирләү иртәгә, 09.00 сәгатьтә хастаханәдә була. Ул бик күп татар җырчылары белән бергә эшләгән. Вилдамир Баһау 1967 елгы, аның кечкенә кызы ятим калды. (Беренче гаиләсендәге улы инде олы яшьтә).
Җырчы Нурзадә Интертатка аның турында хатирәләре белән уртаклашты.
«Без Вилдамир белән бик күп еллар бергә эшләдек. Мин аның белән мартта гына сөйләшкән идем.