Хәрбиләр утырган автобус Воронеж өлкәсендә җиңел автомобиль белән бәрелешкән. 1 кеше һәлак булган, 9 кеше зыян күргән. Урында төшерелгән видеолар «База» телеграм-каналында чыкты.
Юл-транспорт һәлакәте Россошанск районы Архиповка авылы янында була. «Youtong» автобусында 32 хәрби булган. Ул җиңел машинага бәрелгән, аннары юл кырыена чыгып очкан, машинага ут капкан.
Җиңел машина йөртүчесе һәлак булган, автобустагы 9 хәрби зыян күргән. Аларны Россошанск хастаханәсенә салганнар, зыян күрүчеләрнең 3се авыр хәлдә.