Стәрлетамак районының бердәнбер сугыш ветераны Габдрәшит Әһлиуллин олы яшьтәмен дип тормый – машинасы белән үзе идарә итә. Ветеранның машинада җилдергән видеосын «Безнең Башкортостан» сәхифәсенә урнаштырганнар.
Бу – 7нче машинам инде. 2011 елда алган идем, шуннан бирле йөрим. 30 ел элек алган идем права, Аллаһка шөкер, – дип горурланып сөйли Габдрәшит абый.
«Габдрәшит абыйның гомере һәм язмышы Талач авылы белән бәйле. Ул тормыш иптәше белән 5 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстергән. Шулай ук Габдрәшит абый намазын калдырмый...