Вахит Имамовның юбилей кичәсе көнендә Тинчурин театры фойесы калфаклы-кәләпүшле нурлы йөзле татарлар белән шыгрым тулган иде. Күбесе, әлбәттә, өлкән буын. «Татарның милли элитасы бүген бирегә җыелган икән», – дидем, Тинчурин театры фойесындагы халыкка сокланып. «Милли каймагы» дип төзәтеп куйды телевидение журналистларына Вахит Имамов турында озак кына сөйләгәннән соң залга таба атлаган Ркаил Зәйдулла.
Залга үттек. Зал тутырып «Җиз кыңгырау моңнары» җыры яңгырады, һәм, пәрдә ачылгач, атка атланган Вахит Имамов фотосы пәйда булды.