Көнбатыш Европа илләре, шул исәптән Бөекбритания 7 майда булачак Россия президенты инаугурациясенә килмәячәк. Европа берлеге илләренең дипломатия буенча башлыгы Жозеп Боррель берлеккә кергән илләргә инаугурациядә катнашуны тыйган.
Әмма «Reuters» хәбәр итүенчә, Франция илчесен җибәрәчәк, дип яза РБК.
Европа берлеге хәбәр итүенчә, Көнбатыш Европа илләре церемониягә чакыру алган. Кайбер Европа илләре – Бөекбритания, Эстония, Чехия – инаугурациягә бойкот игълан итте. АКШ әлегә бу хакта белдерү ясамады...