Кама Тамагында виноград үстерүче Айрат Ямалетдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә югалтулары белән уртаклаша. Ул виноград һәм виктория үсә торган басуда йөри.
Кышны исән-имин чыккан виноград куакларын май салкыннары әрәм иткән. Бер ботактагы 2 бөре өшесә, калган 2се исән калган. 5 см арадагы бөренең берсе салкын, юеш, икенче бөре исән калган. Әлегә фермер бу хәлне аңлап бетермәвен әйтә.
«5 майда иртәнге сәгать 5тә –4 градус. Икенче ел рәттән иртә килгән яз безгә зур зыян китерә.