Бүген Башкортстанның Дүртөйле авылында иртәнге якта 3 өй, 5 техника янып бетә, 2 кеше имгәнә. Бу турыда «Башинформ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.
Янгын Урман урамында була. Коткаручылар килгәнче 63 яшьлек хатын һәм ир утны үзләре сүндереп маташа. Алар пешә, ис тиеп агуланалар. Бу кешеләрне хастаханәгә китергәннәр.
Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роснефть янгын сүндерүчеләре, якындагы 3 авылдан ирекле янгын сүндерүчеләр килгән. Алар ут эченнән 2 пропан һәм 1 кислород баллоны алып чыккан.