Еш кына егетләр белән кызлар интернетта танышканнан соң бер тапкыр очраша да, башка күрешеп тә тормый. Экспертлар кызларның беренче очрашуда ясый торган хаталарын әйткән. Бу хакта «МИР» телеканалы яза.
Иң еш хата – егет нидер белән сыйларга яки сатып алып бирергә тәкъдим итсә, кыз уйламыйча да ризалаша. Белгечләр тәкъдимнән баш тартмаска, ләкин, егетнең юмартлыгын сынап, имтихан да ясамаска киңәш итә.
Кызларга беренче очрашуга барганда ук гомеренең иң әһәмиятле көненә әзерләнгәндәй купшыланып киенергә дә кирәкми.