Илзидә Госман – шәхси тормышын, шатлык-кайгыларын халыкка чыгармый торган сирәк җырчыларның берсе.
«Интертат»ка интервьюда ул: «Мин үзем кызык тоелган нәрсәләр белән уртаклашам. Өйдә җырлар өйрәнгәнемне куярга яратам, кешенең реакциясен карыйм. Әгәр дә кешегә ошый икән, мин аны яздырам. Аннан файдалырак тоелган әйберләрне куеп барам. Ләкин бөтен хәрәкәтемне күрсәтеп бетерә алмыйм. Шуңа да «серле син, ачылып сөйләшмисең» дип язучылар да бар. Күбрәк җыр сәнгатенә кагылышлы әйберләрне генә күрсәтергә тырышам.