Никахка кергән вакытта нинди әдәп һәм мөстәхәбәтләр бар? Бу вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? – Бу сорауларга җавап «Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында чыкты.
«Әд-Дөррел-Мохтар» китабының никах бүлегендә болай диелә:
«Никах турында игълан итү һәм аның алдыннан хөтбә уку, шулай ук никахны җомга көнне мәчеттә укыту – мөстәхәб (саваплы) гамәл булып исәпләнә.
Никахны хак (акыллы) кеше гадел шаһитлар алдында үткәрергә тиеш.