Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 138 еллыгы белән котлады.
«Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле милләттәшләр!
Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм.
Тукай әсәрләрендә туган телнең халыктагы күңел җылысын, рухи матурлыкны һәм мәдәни байлыкны саклаудагы, буыннар арасында бәйләнешләрне ныгытудагы роле аермачык күрсәтелә.
Халкыбызның традицион рухи-әхлакый хәзинәләре ...