Каен һәм зирек чәчәк ата
Поллиноз – үсемлекләр серкәләнгәндә барлыкка килә торган сезонлы аллергик авыру. РКБның Республика клиник иммунология үзәге мөдире, аллерголог-иммунолог Алексей Лунцов сөйләвенчә, Татарстанда аллергиклар интегә торган 3 чәчәк ату чоры бар. Һәм беренчесе инде башланды.
– Иң башта зирек һәм чикләвек агачы серкәләре барлыкка килә – бу апрель башыннан күзәтелә торган төп аллерген. Хәзер каен чәчәк ата башлады – аларның чәчәк ату чоры апрельнең икенче яртысында башлана...