Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдә төшенкелеккә бирелгән чагын күрсәтте. Ул, күз яшьләренә буыла-буыла, интернет аша начар сүзләр язучыларыннан котылырга теләвен, бүтән бер интервьюга да бармаска карар кылуын җиткерде.
«Дуслар, сезнең белән бүлешәсем килә. Интервьюларга йөрим, соңгы интервью «Сөйләшергә кирәк» дигән тапшыру иде. Бер атна элек кенә чыктымы соң ул. Әлбәттә, иң күп караулар минеке. Мине шуның өчен генә чакыралардыр инде, карау, рейтинг күтәрү өчен. Иң күп комментарийлар да миндә.