Артист Мөнир Рахмаевның хатыны Илсөяр хастаханәгә эләккән. Блогер бу хакта социаль челтәрләрдә яза. Хастаханәгә салуларының сәбәбен күрсәтмәсә дә, сторисларыннан аңлашылганча, Илсөяр операциягә ятарга әзерләнә.
«Сабырлык миңа… Хастаханәгә салдылар, әлегә хәлләр шулайрак… Минем өчен борчылып торучыларга рәхмәт.
Ә инде көнче һәм усал кешеләргә шуны әйтәсем килә – мин көчле, мине саклаучы фәрештәләрем дә көчле. Аллаһы Тәгалә минем белән. Мин сезгә үч итеп исән калачакмын. Белеп торыгыз...