«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында «Әввәбин» намазын уку тәртибен аңлаталар.
«Әввәбин» намазы 6 рәкәгатьтән тора, ахшам намазыннан соң укыла һәм мөстәхәб (ягъни аны уку саваплы) санала.
«Әввәбин» сүзе «әввәб» сүзенең күплек саны булып тора.
«Әввәб» сүзе, ниндидер гөнаһ кылганнан соң, шундук истигъфар кылып, Аллаһтан ярлыкау сораган кешене белдерә. Шул рәвешле, әввәбин намазын «күп тәүбә кылучының намазы» дип аңлатырга була.