«Сөйдергеч ясый, бозык чыгара» – Миллионерша-күрәзәчене хөкем итәләр
Ростов өлкәсендә миллионершага әверелгән күрәзәче 30 кешене алдаган. Бу хатын соңгы вакытта кем генә булмаган – «өшкерүче», «күрәзәче», «тылсымчы» һ.б. Ел ярым дәвамында ул тылсым хезмәтләре күрсәтә. Сүз уңаеннан, бу хатынның экстрасенсор сәләтләре дә булмый, ләкин ул үзен социаль челтәрләрдә бик шәп рекламалый. Һәм миллионершага әверелә, дип яза «Комсомольская правда».
Клиентлар арасында Ростов кешеләр күп түгел, күбесенчә башка шәһәрләрдән киләләр. Аферистка алар белән социаль челтәрләрдә аралаша...