Күзләргә чүп керү хисе ни сәбәпле барлыкка килә?
Кайчак күзләргә чүп яки нәрсәдер кергән кебек тоела. Табиб-офтальмолог Светлана Миргородская бу симптомның сәбәпләре турында сөйләгән һәм белгечкә кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйткән. Бу хакта «Радио 1» яза.
Белгеч сүзләренчә, күзләрендә чит әйбер булган кебек хис иткән пациентлар еш кына күзләр әчетү, кибү, кызару һәм арыганлыктан да зарлана. Мондый симптомнарның төп сәбәбе гадәттә коры күз синдромы була. Ул яшь сыеклыгының составы яки күләме бозылу белән бәйле.
«Бу патологиянең сәбәпләре төрле булырга мөмкин...