Сканворд, кроссвордлар төзү остасы Рәис Шәһи истәлегенә: «Милли рухлы, талантлы кеше иде»
Кичәге көн татар матбугаты тармагына үз өлешен керткән ике шәхесне алып китте. Кичә Казанда җәмәгатьчелек «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесенең яңалыклар хезмәте продюсеры, журналист Радик Фәрхуллин белән хушлашты, ә Мамадыш районында Рәис абый Шаһины соңгы юлга озаттылар.
Рәис абыйга 70 яшь булган. Рәис Госман улы Шаһиев (Шаһи) 1954 елның 5 июлендә Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында физика-математика укытучысы һәм үзешчән рәссам гаиләсендә беренче бала булып туа.1961-1969 елларда авылның сигезьеллык мәктәптә белем ала.