Шаккаткыч помидор үстергән Индүс абый: «Җылы су гына сиптем»
Казанның Вознесенское торак массивында яшәүче Индүс абый Дөлфенуров үзе үстергән помидорның авырлыгына үзе шаккаткан. «Гомердә дә бу кадәр булганы юк иде», – дип сөйләде ул «Интертат»ка.
Помидорның авырлыгы 1,227 г булган. Кичтән бакчадан кисеп алып кергән ул «гигант» помидорын. «Бу – урамда, ачык грунтта үскән помидор. Кайчы белән көчкә кисеп алдым мин аны. Алып кереп үлчәдем – шаккаттым. Әле бер дә бу чаклы үскәне юк иде, үз гомеремдә беренче тапкыр 1 кило да 200 грамм булган помидор күрәм.