Волгоград өлкәсенең Михайловка шәһәрендә 44 яшьлек хатын-кыз гидрофобия чире белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән: су күргәндә яки аның турында уйлаганда, пациентканың көчле өянәге башлана, су эчәргә тырышкан саен, ул паникага бирелә. Табиблар билгеләп үткәнчә, мондый симптом – организмда котыру чире нәтиҗәсе.
Хатын-кызны күптән түгел төлке тешләгән. Аны берни дә борчымаган, табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән. Пациентканы ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар, ләкин соң була, авыру организмда таралып өлгерә.