«Ике баланы тешләделәр инде»: Минзәлә халкы мәктәп янында йөрүче этләр көтүенә зарлана
Минзәлә халкы мәктәп янында йөрүче этләргә зарлана. Ата-аналар балалары өчен курка. Этләр ташланган очраклар булган инде.
«Мензелинск онлайн» «ВКонтакте» төркемендә 2нче мәктәп янында йөрүче этләр турында инде берничә тапкыр язганнар, хуҗаларына мөрәҗәгать итәләр. «Хуҗаларыннан этләрне бәйдә тотуны сорыйбыз. Балалар йөри. Этләр кешеләргә ташлана. Бүген канга баткан бер эт йөгереп йөри иде. Муеныннан кан агып тора иде. Этләр үзара сугышкан булса кирәк. Хуҗаларыннан этләрне урамга чыгармауны сорыйбыз.