«Вәгазь» телевизион ачык бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
17 апрельдә Татарстан Диния нәзарәтендә «Вәгазь» телевизион ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашучыларны һәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул әлеге конкурсның татар вәгазьчеләре өчен мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте.
– Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә: «Һәм син, әй Мөхәммәд галәйһиссәлам, Раббыңның юлына хикмәт һәм яхшы вәгазьләр белән чакыр», – дип әмер итә.