Түбән Кама сусаклагычында төнлә югалган 61 яшьлек балыкчыны коткарганнар
Татарстанның Менделеевск районы Ижевка авылы янындагы Түбән Кама сусаклагычында төнлә югалган балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 61 яшьлек ир-ат кышкы балыкка киткән, әмма, караңгы төшкәч, кире кайту юлын таба алмаган. Балыкчыны эзләргә коткаручылар һәм участок полиция хезмәткәре чыккан.
Ир-атны таң атканнан соң ярдан 6 км ераклыкта тапканнар. Ул зыян күрмәгән һәм табиблар ярдәменә мохтаҗ булмаган...