Менделеевскида коеда балалар үлгәч, «Таткоммунэнерго» хезмәткәрләрен кулга алганнар
Менделеевскида 2 бала һәлак булганнан соң, «Таткоммунэнерго» компаниясенең 2 хезмәткәрен кулга алганнар. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Агентлыкка билгеле булганча, компания хезмәткәрләрен 7 гыйнварда ук кулга алганнар – суд аларның икесенә дә өй аресты билгеләнгән.
«Татар-информ» 4 гыйнварда Менделеевск шәһәрендә өсте ачык булган канализация коесында 10 яшьлек ике малайның мәете табылганын язган иде. Люксыз кое тау янәшәсендә булган. Балалар таудан шуып төшкәч, шул коега төшеп киткән.