Тиран ир һәм инсульт: Чаллыда яшәүче өч бала әнисе 15 ел көткән бәхет тарихын сөйли
Елена Абзалова кибеттә кассир булып эшли. Сатып алучылар көләч йөзле Еленаны оператив эшләве, яхшы күңелле һәм һәрвакыт елмаючан булуы өчен ярата. Әмма сөйкемле хатын-кызның күпме михнәт кичергәнен берәү дә күз алдына китерми…
Фото: Елена Абзалованың шәхси архивыннан
Беренче сынау: тиран ир белән тормыш
– Мин кечкенәдән наз тоймаган бала булдым. Әти-әни мине яратмады, юк өчен дә суктылар, кактылар, миңа игътибар итмәделәр. Миңа тәтемәгән наз һәм мәхәббәтне кечкенә сеңелләремә бирделәр.