Сүзне матурлыктан башлыйк әле. Кунакларны фойеда «Татар кызы» бәйгесендә катнашкан кызлар каршы алып торды. Алар белән фотога төшәргә чират та җыелды.
Быел өч көнлек форумга Россиянең 60 төбәгеннән, 13 чит илдән – барлыгы 400 татар эшмәкәре җыелды. Эшмәкәрләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул быел булган төп чараларда тукталды.
«2024 елның иң төп чарасы – БРИКС саммиты Казанда узды.