Корбан гаете: гает намазы тәртибе, корбан чалу өчен махсус урыннар исемлеге
27 майда мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары 2026 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибен раслады. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазлары укылачак.
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары нигезендә, Татарстан мәчетләрендә Гает намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.