Казанда Корбан бәйрәмендә корбан чалу урыннары билгеле
Татарстан Диния нәзарәте сайтында Казанда Корбан гаетендә корбан чалу урыннары исемлеге чыкты.
Корбан бәйрәме быел 6 июньгә туры килә.
Татарстан Республикасы мөфтиятенең Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 000 сум дип билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 53 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала, диелә хәбәрдә.
...