«Серле» бөккән рецепты
Берничә көн элек «Интертат» хәбәрчесе пешереп алып килгән бөккән фотосын телеграм-каналда күрсәткән идек. Фотосын урнаштыргач та, аның эчлеге турында кызыклы гына фикер алышу булды. Бөккәннең эчлегенә карата укучыларыбыз төрле фаразларын җиткерде. Эчендә ак һәм яшел әйбер күренгәч: йомырка белән суган, кузгалак, бәрәңге измәсе, гөмбә, балтырган, үпкә-йөрәк, дигән төрле-төрле вариантлар килде. Шуңа күрә без аны «Серле» бөккән дип атарга булдык.
Чынлыкта ул петрушка һәм сыр белән иде. Аның өчен «Адыгея» сыры кулланыла...