«Янып торган яшьләр китә...» – КВНчы Ленар Галәветдинов һәлак
Махсус операциядә татар КВНчысы, стендапчы Ленар Галәветдинов һәлак булган. Кайгылы хәбәрне «Әйдә ШаяРТ»ның социаль челтәрдәге сәхифәсендә җиткерәләр.
Безнең өчен авыр югалту... 2022 елда хәрби хезмәткә чакырылган иптәшебез Ленар Галәветдинов батырларча һәлак булды.
Ул солдат кына түгел, талантлы артист та иде. Аның биргән иҗат ялкыны мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Аның вафат булуы – гаиләсе, дуслары һәм аны белгән һәркем өчен кире кайтарып булмаслык югалту.
Бу авыр вакытта безнең күңел аның якыннары янында.