Ленар Галәү турында якыннары: «Үлгән хәбәре килгәнче үк, төшебезгә кереп саубуллашты»
Гомере кыска булса да, кешеләр күңелендә якты хисләр, уңай фикерләр калдыра алган, елмаю һәм маҗаралар тулы кызыклы тормыш белән яшәгән егет ул Ленар Галәветдинов. Күпләр аны талантлы КВНчы һәм стендапчы буларак беләдер. Шәдче авылында туып-үскән гап-гади егет 2004 елда Мамадышта «Биш бармак» КВН командасын оештырып, чыгышлары белән юмор сөючеләрне шаккатыра. Озак еллар куйган хезмәте матур нәтиҗәгә китерә: 2020 елда әлеге команда «Әйдә, Шаярт!» татар телевизион лигасында җиңү яулый. Соңгы елларда Ленар татарча стендапларда чыгыш ясый...