«Беренче суыклар булмыйча, ояларны кертмибез»: Умартачылар кышка әзерләнә
Һәвәскәр умартачыларның хезмәтләре искиткеч киеренке, әмма бик изге һәм кирәкле. Алар тырышлыгы белән сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләребезнең яме – бәллүр касәләрдәге бал. Ә бал табыннарга килеп ирешкәнче күпме хезмәт салу кирәк. Бәләкәй чактан умарталыкта үзем дә «подсобный рабочий» булгач, ифрат яхшы беләм һәм аңлыйм.
Бәяләр сәясәте
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, республика умартачыларының...