Журналист, язучы Амур Фәләх: «Минем хыялым артист булу иде»
Студент чакларымның фотосурәтләрен туплаган альбомны еш кулга алам. Дәртләнеп, зур максатлар белән ашкынып яшәгән шушы елларны чагылдырган фотосурәтләрне караганда, йөрәк бүген дә ашкынып куя. Кадерле мизгелләр, якын кешеләрем урын алган әлеге альбомда: «Һөнәри кыйбламны билгеләгәндә, беренче «кирпеч» салучы кеше. Мин сезне бик ихтирам итәм, Амур абый», – дип, астына язып куелган, үзем бик ихтирам иткән шәхеснең – Амур абый Фәләховның әлеге фотосурәте дә бар.
Агымдагы уку елында кызымның һәм улымның 11нче сыйныфны тәмамлап...