Түбән Сонда «Урам көне»: «Читтә яшәүче авылдашларны кире әйләнеп кайтырдай иткәндер»
Алдагы көнне яңгыр явып үтеп, болытлар куерып йөрсә, бәйрәм көнне күге дә чалт аяз торды аның. Бүгенге көндә урамыбызда гомер кичерүче авылдашларыбыздан тыш, бәйрәмгә инде күп еллар Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, тирә-күрше районнарда гомер кичерүче апа-абыйларыбыз, аларның балалары, оныклары да кайткан иде. Бергә уйнап үскән дус-ишләргә күрешү, яшьлек хатирәләрен барлау өчен менә дигән мөмкинлек иде «Урам көне». Әлеге бәйрәм инде күп еллар элек авылдан чыгып киткән, бүгенге көндә кайтыр...