«Миллион түгел инде!» – Җырчыларның Сабантуйда чыгышы күпме тора?
Халкыбызның йөзе, бизәге булган милли бәйрәмебез Сабантуйларның дәрәҗәсе соңгы елларда мәйданда нинди артист чыгыш ясавына карап бәяләнә, дип әйтсәк, ялгышмабыз. Артист популяррак булган саен, Сабантуй саллырак үтә. Халык, үз авыл-районындагы бәйрәмне ташлап, машиналарына төялеп, шәбрәк артист җырлаган Сабантуйга агыла.
Күпчелек артистларның кайда чыгыш ясаячагы да билгеле инде. «Интертат» әлеге мәгълүматны җырчыларның үзләренә шалтыратып туплады. Бер уңайдан, милли бәйрәмдә чыгыш ясау хакларын да белештек.