Ни дисәк тә, җөмһүриятнең гүзәл затлары җыелган иде бит «Пирамида» концертлар залы галиҗәнапләрендә! Әлбәттә, бу сүзләргә карата кемдер: «Юлай, шулкадәр хисләнеп, исәрләнеп кайттыңмы әллә?» – дип әйтергә дә мөмкин. Тик, чынлыкта да шулай. Зал шыгрым тулы түгел иде. Бәлки, моңа билет хаклары да тәэсир иткәндер. Әйтә алмыйм, ничә сум икәнен кызыксынмадым.
Югары дәрәҗәдә үткәрелгән тантана исә бераз соңлап башланды. Ләкин залда бәйрәм рухы хөкем сөрде. Үземне илебез башкаласындагы берәр яхшы мода күрсәтүенә эләккәндәй хис иттем.