Дубайга күченеп киткән Мамадыш районы кызы, туристларга арзанлы турлар сатып федераль эзләүгә бирелгән Илүсә Фәләхованың әнисе Миләүшә ханым бик тә күңелгә тия торган видео яздырган. Аны Дубайда яшәүче кызы Илүсә социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган.
«Моннан ничә ел элек бу пилмәнне мин үзем генә ясамый идем. Мин шушы камырны гына җәеп утыра идем, ә монысын бабай тезә иде. Берегез дә юк, берегез дә…
Миңа иптәшкә кино һәм такта, һәм пилмән, һәм фарш. Берегез дә юк. Әйдәгез, кайтыгыз.