Актаныш районының элекке башлыгы, элекке мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның 39 яшьлек улы Илнар федераль эзләүгә бирелгән, дип хәбәр итә «БИЗНЕС Online».
Илнар Фәттахов Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгәндә зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә, дип яза сайт.
Ул вакытта район башлыгы Фаил Камаев иде. Ул, акча үзләштерүдә гаепләнеп, 23 апрельдә сак астына алынды. Бу атнада Фаил Камаев, тикшерү белән килешүгә барып, сак астыннан өй арестына чыгарылды.