- Әлеге мәкаләне әзерләгән вакытта, Үзәк Банкның төп ставканы 21 процентка кадәр күтәрүе хәбәр ителде. Бу – ставканың яңа тарихи максимумы, алдагысы – 20 процент, 2022 елның февралендә иде. Шулай ук Россия Банкы, төп ставка декабрьдә булачак утырышта яңадан күтәрелергә мөмкин, ди. Шул сәбәпле торак белгечләре әйткән саннарда аерма булуын истә тотарга кирәк.
«Кайберәүләр Казандагы фатир бәяләрен Мәскәүнеке белән чагыштыралар, мин үзем дә фатирларның бәяләре бик югары дип саныйм.