Татарстанның атказанган артисты Артур Шәйдуллин – Камал театры артисты, театрның иң биюче актеры, Илдус Габдрахмановтан соң, әлбәттә. Төрле театрларда хореограф буларак спектакльләр чыгаруын да күрәбез, «Апуш»ларның яраткан остазы да. Казан малае Артурның хезмәт юлы Әтнә театрыннан башланган, безнең дә интервью шул темадан башланды.
Артур, әңгәмәне минем яраткан Әтнә театрыннан башлыйк әле. Чөнки иҗади биографияң Әтнә дәүләт театры белән башланган. Шәһәр егете булуың йөзеңә чыккан, Россиядә...