«Бер көнне чемоданымны алырмын да авылга кайтып китәрмен кебек»
– Георгий абый, Сез интервьюларда үзегезне авыл баласы, табигать кешесе булуыгызны әйтәсез. Казанга килеп, консерваторияне тәмамлап, музыкант һәм артист булып танылдыгыз, шәхес булдыгыз. Әмма инде ничә еллар шәһәрдә яшәсәгез дә, авыл – йөрәгегездәме?
– Әйе! Авылны яратучы кеше булып калдым. Күпме еллар үтте... Билгеле, вакыт узу белән, олыгайган саен кечкенә чактагы хисләр, тойгылар, табигатьне кабул итү күпмедер үзгәрә.